erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Блогер Рөстәм Нәбиев Яңа ел төнендә куанычлы хәбәр белән уртаклашкан

«Улым да булсын иде», - дип теләгән блогер Рөстәм Нәбиев.

Яңа ел төнендә, Уфада яшәүче блогер Рөстәм Нәбиев сөенечле яңалык җиткерде. Баксаң, хатыны Индира өченчегә йөкле икән. «2025 елда күп балалы гаилә булачакбыз», ди алар.

Билгеле булганча, Нәбиевлар гаиләсендә ике кыз – София белән Әминә үсә. 2024 елда өлкәннәре беренче класска укырга кергән, ә бәләкәчләре балалар бакчасына йөри. Нәбиевләрдән язылучылары еш кына: "Кайчан өченче сабый алып кайтасыз?"- дип сорап торган. Рөстәм үзе дә уллы булырга теләве турында күп тапкыр язган.

Кызмы, малаймы - кем булса да, сау, сәламәт булып тусын дип телибез. 2025 ел барыбызга да сөенечле хәбәрләр генә китерсен!

Шәһри Казан

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев