Кичә Бөгелмәдә кичке бишләр тирәсендә «Лада Гранта» һәм «Лада Калина» бәрелешкән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итүенчә, бәрелешүдән «Лада Калина» юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

«Юл-транспорт һәлакәте урыныннан ашыгыч ярдәм табиблары ике зыян күрүчене – ир-атны һәм хатын-кызны алып китә. Икесе дә – «Лада Калина» пассажирлары», – дип аңлатты авария шаһитлары.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/bogelmada-yul-halakatenda-ike-kese-zyyan-kurgan-5867174
Нет комментариев