erid:2VtzquqpS7d
Бу атнада Татарстанда салкынча һава торышы саклана
Яңалыклар

Бу атнада Татарстанда салкынча һава торышы саклана

Якын көннәрдә Татарстанда салкынча һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

7 июньдә Казанда аязучан болытлы һава фаразлана. Төнлә һава температурасы +10..+12 градус, көндез +20..+22 градус җылы көтелә. Урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитәчәк көчле җил һәм яңгыр явуы ихтимал.

8 июньдә бераз яңгыр һәм җил фаразлана. Төнлә +7..+12 градус, көндез +19..+24 градус җылы вәгъдә итәләр.  

9 һәм 10 июньдә республика территориясендә салкынча һава торышы сакланачак. Бу көннәрдә һава температурасы +23 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев