erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры башлана

26 майда Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры башлана. Чыгарылыш укучылары беренче булып химия, әдәбият һәм географияне тапшыра. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә.

Бүген имтихан бирү пунктлары Федерациянең 88 субъектында, шулай ук кайбер чит ил мәгариф учреждениеләрендә ачыла.

Ведомствода искәртүләренчә, Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры 1 июльгә кадәр дәвам итә. Бу вакыт эчендә 700 меңгә якын укучы имтихан тапшыра, шуларның 150 меңе бүгенге өч фән буенча теркәлгән.

Быел географиядән минималь 37 балл, химиядән 36 балл, ә әдәбияттан 32 балл җыярга кирәк. Беренче имтиханнарның нәтиҗәләре 13 июньгә кадәр билгеле була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

11 сыйныф укучылары өчен графикта киләсе имтихан рус теленнән була. Алар аны 29 майда яза.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X