erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Бүген Казанда Яшь башкаручыларның «Яңа дулкын» конкурсы старт ала

«Яңа дулкын» Татарстан халкына һәм кунакларына җиде уникаль музыкаль кичә бүләк итәчәк

Бүген Казанда Яшь башкаручыларның «Яңа дулкын 2026» халыкара популяр музыка конкурсын ачу тантанасы була. Концерт һәм конкурс программалары 20-26 август көннәрендә «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә төзелгән New Wave Hall залында узачак.

«Яңа дулкын» Татарстан халкына һәм кунакларына җиде уникаль музыкаль кичә бүләк итәчәк: иң популяр башкаручылар катнашында конкурсны ачу һәм ябу тантаналары, Игорь Саруханов һәм Юрий Антоновның иҗат кичәләре, Раймонд Паулсның юбилеена багышланган концерт, жюри әгъзалары премьералары кичәсе, Россия эстрадасы йолдызларының грандиоз гала-концерты», - диелә чараны оештыручылар хәбәрендә.

Концерт программасын алып баручылар Лера Кудрявцева һәм Сергей Лазарев булачак. Конкурсның төп бүләге – «Бәллүр дулкын» статуэткасы. ТУЛЫРАК

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев