Бүген, 11 гыйнварда, Татарстанда, температура фонының бераз күтәрелүенә карамастан, элек урнашкан аномаль салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ»
Республикада көннең якты вакытында урыны белән кар булыр дип фаразлана. Кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда да, бураннар булырга мөмкин.
Көндез җил юнәлешен көньяк-көнбатыштан көньякка үзгәртәчәк, аның көче 8-13 м/с тәшкил итәчәк..Юлларда бозлавык барлыкка килә.
Көндезге сәгатьләрдә Татарстан буенча һава температурасы -13 градустан -18 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта төбәкнең көнчыгышында -21 градуска кадәр, Казанда -13 градустан -15 градуска кадәр булачак.
10-15 гыйнварда республикада аномаль салкыннар аркасында давыл турында кисәтү гамәлдә. Якындагы декадада аның башкаласында һаваның уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан 8 градуска түбәнрәк булачак.
Чыганак: Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев