Быел җәй нинди булыр? (Фараз)
Быелның җәе тарихта иң эссе җәй булып истә калачак, дип яза Шәһри Казан газетасы.
Синоптиклар шундый фаразлары белән уртаклашкан. Җылылыкның сәбәбен алар "Эль-Ниньо" дип аталган күренеш белән бәйли. Ягъни, Тын океанның экватор тирәсендә температура үзгәрәчәк. Шуны да әйтергә кирәк, эсселек Россия территориясендә генә түгел, бөтен дөньяда булыр дип фаразлана.
Июнь аенда Россиядә температура нормадан 7 градуска югарырак булып, кайбер шәһәрләрдә +35 градуска кадәр җитәчәк.
Нәтиҗәдә, аномаль эсселек янгыннар артуга, ә бозлыклар эрү көчле штормнарга китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев