erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда яшәүче иң өлкән ветеранга 102 яшь, иң яшенә - 96 яшь

Бүгенге көндә Чаллыда яшәүче иң яшь ветераннарга 96 яшь, ә иң өлкәне Иван Канидиевка – 102 яшь.

9 майга әзерлек турында аппарат киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

25 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Чаллыда 750 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар - 20 инвалид, 21 концлагерь тоткыны, Ленинград блокадасында яшәгән 8 кеше, ветераннарның тол калган хатыннары (221 кеше), 480 тыл хезмәтчәне.

Хәлимов сүзләренчә, 18 апрельдә Чаллыга 766 азык-төлек җыелмасы килгән.

«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, Ленинград блокадасында яшәүчеләргә, концлагерьларның балигъ булмаган элеккеге тоткыннарына, үлгән (һәлак булган) катнашучыларның тол хатыннарына бүләк азык-төлек җыелмалары тапшырыла. 28 апрельгә 652 азык-төлек җыелмасы һәм открытка тапшырылды», - диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

«Мәңгелек хәтер һәм геройларга дан! Бер минут тынлык игълан итәргә рөхсәт итегез», - диде докладчы.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/callyda-yasauce-in-olkan-veteranga-102-yas-in-yasena-96-yas-5870463

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X