erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Цифрлар министрлыгы: 70 меңнән артык ата-ана яңа «ТР Электрон мәгариф»кә кушылды

Татарстанда яшәүче 70 меңнән артык ата-ана «Татарстан Республикасы Электрон мәгариф» системасына мөстәкыйль рәвештә кушылган инде.

Әмма моны 22 гыйнвардан соң да эшләргә мөмкин — мәктәпләрдә расланган даими расписание барлыкка килгәч һәм төп оештыру мәсьәләләре хәл ителгәч. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Татарстан Цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.

«Кыенлыклар булган кешеләр системага 22 гыйнвардан соң тыныч кына керә алачак — бу вакытка республиканың мәгариф учреждениеләрендә расланган даими расписание барлыкка киләчәк һәм барлык оештыру мәсьәләләре хәл ителәчәк. Шул ук вакытта уку-тәрбия процессы штат режимында бара», — дип белдерде министр.

Бу мәсьәлә, аерым алганда, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Цифрлар министрлыгы вәкилләре белән онлайн-форматта гомумреспублика ата-аналар җыелышында каралачак. Чара бүген 17.00 сәгатьтә башлана.

Системага керү өчен ул ике ысулны атады: Россия дәүләт хезмәтләре порталындагы Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕСИА) аша яки баланың логин һәм пароле ярдәмендә — аны 22 гыйнвардан соң мәктәпләрдә алырга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәйруллин искәрткәнчә, «Татарстан Республикасы Электрон мәгариф»нең яңартылган версиясен кертү нәтиҗәсендә ата-аналар һәм укучылар барлык мәктәп предметларыннан бай китапханәгә керә ала. Шулай ук темаларны тирәнтен өйрәнү өчен сайлап алынган материаллар, өй эшләрен башкару вариантларыннан файдалана алачак. Шулай ук яңа система белем бирү программаларын үзләштерү барышын күзәтүдә үтә күренмәлелекне арттырачак.

«Ахыр чиктә, бу укытучыларны өстәмә эш һәм хисаплардан арындырачак. Укытучылар белем бирү процессына һәм һәр балага аерым күбрәк вакыт бирә алачак», — дип нәтиҗә ясады ул.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев