«Дәүләт хезмәтләре» порталында @gmail.com почтасы ярдәмендә теркәлгән Россия кулланучылары аккаунтларын башка платформаларга күчерә ала.
Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Кулланучыларга Россиядә яшәүчеләр чикләүләр аркасында аккаунт ясау өчен СМС-раслау, төрле мәгълүмат һәм парольне яңадан булдыру өчен хатлар ала алмаячак, дигән хәбәрләр килә башлады.
«Без инде булдырылган аккаунтлар өчен бу функция эшләвен дәвам итүне гарантияли алмыйбыз», — дип билгеләп үтелә платформа хәбәрендә.
Альтернатива буларак адресны @xmail һәм башка мәйданчыкларга күчерергә тәкъдим ителә. Моның өчен шәхси кабинетта яңа адрес күрсәтергә кирәк.
Чыганак: Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев