erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дубайда ял итәргә теләгән 700гә якын татарстанлы ярык тагарак янында калган

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче ирле-хатынлы блогерлар бик арзан бәягә генә ял итүне рекламалый башлый.

Социаль челтәрдә аларның аккаунтларына язылучылар дәррәү килеп бер тиенлек турларны сатып ала һәм чемоданнарын җыя башлыйлар. Әмма соңгы минутта гына блогерлар беркемнең дә беркая бармаячагын белдерә. Акчалар да кире кайтарылмый, гомумән, блогерлар клиентлары белән элемтәгә чыгудан туктый.  Шуннан соң бәхетсез туристлар полициягә гариза язарга мәҗбүр була. 

Шушы көннәрдә Казанның танылган адвокаты Руслан Нагиев үзенең телеграмма-каналында социаль челтәрләр аша кылынган зур мошенниклык факты турында болай дип хәбәр итте: 
— Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә туристлык сәяхәт өчен кешеләрдән акча җыючы, ә чынлыкта вәгьдәләрен үтәмәүче блогерларны җаваплылыкка тарту үтенече белән берничә казанлы мөрәҗәгать итте. Блогерлар үзләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яши һәм, күрәсең, Дубайда аларны табып булмый һәм алар җәзасыз калачак дип уйлыйлардыр. Шул ук вакытта фотодан чыгып караганда, тыштан мөселман хатын – кызына ошаган, яулык кигән ханым гражданнарның ышанычын яулаган, - дип язган Нагиев.

Адвокат сүзләренә караганда, бүгенге көндә зыян күрүчеләр саны 670 кеше, ә зыян суммасы 17,9 млн сумга якын булган. Ачыкланганча, алданган туристлар ирле-хатынлы блогер Илүсә һәм Раушан Миннегалиевларга дәгъва белдерә. Алар 2022 елда Казаннан Дубайга күченгән. Шул вакытта ук Илүсә яулык кия башлый, чөнки, ир белән хатын сүзләренә караганда, алар «аңлы рәвештә исламга килгән».

Россиядә тыелган социаль челтәрдәге сәхифәләрендә ир белән хатын «бер тиенгә Дубайда ял итәргә» тәкъдим итә. Шаккатмалы да шул. Әкияттәге сыман ял атнасы өчен бер кешедән 30-35 мең сум тирәсе чыга, дип вәгьдә бирә алар. Бу суммага - самолетта очу да, трансфер да, ашау да, диңгез буендагы фатирларда яшәү дә кертелгән, имеш. "Бу барысы да чынбарлык. Безнең белән инде 400 дән артык кеше ял итте», — дип ышандыра Илүсә. Ул яулык киюдән тыш, гаилә һәм гомумкешелек кыйммәтләрен – игелекне, балаларга мәхәббәтне, өлкәннәргә хөрмәтне һ. б. пропагандалый.     

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Казанда яшәүче Диана Шәйморданова Дубайга бер атналык тур өчен 58 мең сумын Миңнегалиевларга күчерә. 2 октябрьдә егете белән диңгезгә очарга хыяллана.  Кыз сүзләренчә, акчаны ул Илүсәнең картасына 23 июльдә күчергән. Аның белән килешүләр төзелмәгән, авиабилетларны очыш алдыннан ике-өч көн алдан җибәрергә вәгъдә иткәннәр. 

— Әлбәттә, мин моның бик түбән бәядән икәнен аңладым, алар хәтта 10 - 20 меңгә юлламалар тәкъдим итте. Минем дусларым да Миннегалиевлар ярдәмендә ял итте. Ә алар татар эстрадасы йолдызларының социаль челтәрләрендә Дубай блогерларының рекламасын күреп алган, — дип сөйләгән Диана «Республика Татарстан» хәбәрчесенә. — Блогер үзе чит илгә булган түбән бәяләрне аларның икелетә-өчләтә арттырып сатмауларын һәм арадашчылары булмавы белән аңлатты. Илүсә образы да миңа ышаныч уятты: ябынган мөселман хатыны, намаз укый. Мин хәтта тур сатып алырга җыенганда әти-әнием белән дә киңәшләштем, чөнки гаиләм дини. "Намаз укысалар, алдамаслар", диде алар. Сентябрь башында Дубай блогеры Дианага хәбәр җибәрә, ноябрьгә кадәр эшләмәячәк диелә анда. Турларны соңрак вакытка күчерү яки акчаны кире кайтару мөмкинлеге турында әйтелә. Шәйморданова сәфәрдән баш тартырга карар итә һәм 58 мең сумны кире кайтаруны сорый, әмма блогер хатын аның хәбәрләренә башка җавап бирми. 

Илүсәнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә язмалар астындагы комментарийларда Диана төп башына утыртылган башка туристларны да таба. Мәсәлән, Түбән Камадан Алинә Шәмсетдинова Дубай блогерлары турында үзенең косметологыннан белгән.  Косметолог, сүз уңаеннан, бик танылган, Илүсә белән Раушанны бик нык мактаган, аларны изге кешеләр дип атаган. 

Дәвамын Шәһри Казаннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев