erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дума күп балалы гаиләләр өчен коммуналь хезмәтләргә түләүдә ташлама кертергә тәкъдим итте

Россия Федерациясе Дәүләт Думасында күп балалы гаиләләр өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 50 процентлы ташлама кертергә тәкъдим иттеләр.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колуновка сылтама белән хәбәр итә.

«Бүген күп балалы гаиләләр коммуналь хезмәтләргә түләгәндә ташламалы тарифлардан файдалану хокукына ия – федераль закон белән билгеләнгән минималь ташлама 30 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта, төбәкләр ташламаны арттыра ала, моннан тыш, аларның башка хезмәтләргә түләгәндә ташлама тәкъдим итү хокукы да бар», - дип искәртте ул.

Колунов федерация субъектларының капиталь ремонт өчен түләүгә ташлама билгеләү хокукына ия булуын әйтте. Әмма төбәккә карап ташламалар да төрле.

«Нәтиҗә буларак, бер төбәктә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә ташлама – минималь, ә икенчесендә – максималь. Минемчә, бу мәсьәләдә бердәм федераль алым кирәк – Россиянең барлык төбәкләрендә күп балалы гаиләләр өчен торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләгәндә 50 процент ташлама һәм капиталь ремонт өчен аларның взносларыннан 50 процент компенсация билгеләргә мөмкин», - дип өстәде парламентарий.

Депутат фикеренчә, әлеге тәкъдим демография үсешенә уңай йогынты ясый һәм Россия гаиләләренә шактый зур ярдәм күрсәтәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев