erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экстрасенс Алсу Газимҗанова: “Гадәттән тыш хәлләр Россиядә дә булачак”

6-7 февральдә Җир шарында сейсмик активлык күзәтелгән. Бер тәүлек эчендә генә дә Дөньяның төрле почмакларында 186 җир тетрәү очрагы теркәлгән. Бу язма язылганда, рәсми мәгълүматлар буенча, җир тетрәү сәбәпле Төркия һәм Сүриядә һәлак булучылар саны 4 меңнән арткан иде.

 

Төркия һәм Сүриядәге хәлләрне телевизордан күреп беләсездер инде.

Шагыйрә, телетапшырулар алып баручы Ләйлә Дәүләтова шул көннәрдә Төркиядә иде һәм җир тетрәүне ул болай сурәтли. 
“Бүген иртәнге 04.00 тирәсендә өске каттан ишетелгән тавышка  уяндым. Мебель  күчкән  тавышлар ишетелеп  тора  иде.
Ничәдер секундта әллә нинди вариантлар уйлап алдым.
Шулкадәр затлы отельдә бу вакытта ник тавышланалар икән,  дип аптырап, йоклавымны дәвам итәргә булдым. 
Гөлмәрьям  яткан диван да аз гына алга күчкәндәй булды. 
Люстралар  җилпенеп  алды.
Шаккаттым. Бу вакытта җеннәр  генә  йөридер дип, куркудан  догалар  укып алдым.  Бисмилләһ  әйтеп балконга  чыксам,  дөнья селкенә. 4-5 минуттан җир тынычланган кебек тоелды.
Иң  йоклыйсы килгән чак, беркемне дә уятмыйча гына йоклавымны дәвам итәргә уйладым. Иртән интернетка кергәч кенә, чыннан да  бүген төнлә бик көчле җир тетрәү  булганын белдем. Без килгән отель Белектә, Төркиянең нәкъ җир тетрәгән ягына  урнашкан. Әлеге  мизгелдә дә дөнья әле тыныч түгел. Җир селкенүе сизелеп  тора. Мондый  көчле  җир тетрәүләр  100 елга  бер генә була, диделәр. Зыян күрүчеләр, үлүчеләр, гарипләнүчеләр бик күп. Йортлар җимерелә, кешеләр җимерекләр астында кала. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Ул теләмәсә, яфрак та селкенми, диңгез дә шауламый, Аллаһка тапшырган. Аның ачуын китермичә, булганына шөкер итеп, тыныч, дус-тату яшәргә язсын иде барчабызга да”, – ди ул.

Яңа ел алдыннан ел саен киләсе елга фаразлары белән бүлешә торган экстрасенс Алсу Газимҗанова Җир шарында гадәттән тыш хәлләр күп булачагын әйткән иде. Быел уңыш аз булачагын да фаразлады ул. 

“Без, кешеләр, шулай төзелгән инде, ниндидер яңа чор башланганда позитивка өметләнәбез. Чөнки без авырулардан, пандемияләрдән ардык. Әлбәттә безне якты киләчәк көтә дип өметләнәбез. Әмма... Мин Җир тетрәүләр хакында фаразлаган идем һәм боларның барысы да ел башында башланачагын да әйттем. Болар барысы да башка гадәттән тыш хәлләрнең башы булачак. Вулканнар уяначак, цунамилар булачак, су басулар көтелә. Кайбер шәһәрләр, бәлки хәтта илләр дә су астында калачак. Бу хәлләр Россиядә дә көтелә”, – ди Алсу. (Сүз уңаеннан, җир тетрәү Сочи тирәсендә дә сизелгән. Галимнәр анда 2-3 баллык активлык күзәтелүен искәртте). 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш экстрасенс авиаһәлакәтләр булырга мөмкин дип тә фаразлый.
“Нишләптер миңа магнитлашу юкка чыга дигән “хәбәр килә”. Табигать безне акылыгызга килегез, туктагыз, дип кисәтә төсле. Алайса мондый хәлләр бөтен җирдә дә булачак. Болар барысы да кешеләрнең аңын үзгәртер, аларны берләштерер өчен эшләнелә. Ниндидер башка көчләр булганда, кешеләр аны җиңәр өчен берләшә. Башка әйберләр икенче планга күчә. Кешеләргә табигатькә сак карарга өйрәнергә кирәк”, – ди Алсу.

Фото: http://Pixabay

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/җәmgyiyat/ekstrasens-alsu-gazimanova-gadttn-tysh-khllr-rossiyad-d-bulachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре