erid:2VtzquqpS7d
Элвин Грей Чаллы сәхнәсенә сынган кабыргалар белән чыкты
Яңалыклар

Элвин Грей Чаллы сәхнәсенә сынган кабыргалар белән чыкты

Җырчы Элвин Грей сәхнәгә сынган кабыргалар белән чыкты. «Татар-информ» агентлыгы карамагында шуның видеосы бар. Җырчы катнашындагы концерт 2 апрельдә Чаллы янындагы «Медвежий угол» шәхси кафесында узарга тиеш иде.

«Концертлар алдыннан җәрәхәт алдым. Җырлый алмам, мөгаен, чөнки кабыргаларымны һәм умрау сөяген сындырдым. Авыртуны баса торган укол кададылар», - ди җырчы видеода.

Элвин Грей концертта чыгыш ясый алмау сәбәпле тамашачылардан гафу үтенде.

«Сулавы авыр. Хәлемне аңларсыз дип өметләнәм. Бүген егетләребез чыгыш ясаячак. Бәлки караокега кушылып җырларсыз?» - дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручыларга.

Концертта Элвин Грей командасы барабанчысы, шулай ук «Свет и Тени» вокаль-инструменталь ансамбле чыгыш ясады. Элвин Грей катнашындагы кичәгә 64 билет сатылган – бу тулы зал дигән сүз.

Музыкант җәрәхәт алу аркасында берничә концертын күчерүе хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Ул уңайсызлык тудырганы өчен гафу үтенде.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев