erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энгель Фәттаховка тагын бер гаепләү өстәгәннәр

Актаныш районы хакимиятенең элекке башлыгы һәм Татарстанның элекке вице-премьеры Энгель Фәттаховка тагын бер гаепләү өстәгәннәр.

14 миллион сум күләмендәге ришвәт бу. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе алтынчы махсус бүлегенең өлкән тикшерүчесе Марат Һадиев Чаллыда узган судта шул хакта сөйләп үтте, дип яза “БИЗНЕС Online”.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, Фәттахов 2015 елның гыйнварыннан 2017 елның 4 декабренә кадәрге чорда Татарстан вице-премьеры вазыйфасын биләгәндә “Мастерстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Гайнуллиннан 2,1 миллион сум күләмендә ришвәт алган. Моннан тыш төзелеш компаниясе җитәкчесе Фәттаховлар гаиләсенең “Чишмә” агрофирмасына милек һәм мөлкәти хезмәтләр рәвешендә 12 миллион сум тапшырган. Тикшерүче әйтүенчә, моның өчен Фәттахов, дәрәҗәсе һәм вазыйфаи вәкаләтләренең зур булуыннан файдаланып, “Мастерстрой” фирмасын үз канаты астына алган. Тәгаенләп әйтсәк, элекке вице-премьер төзелеш компаниясенә Чаллыда һәм Актаныш районында барлыгы 209 миллион сумга өч подряд килешүе төзүгә ярдәм иткән. Энгель Фәттахов хәзерге вакытта – хөкүм ителүчеләр хастаханәсендә. Ул йөрәгенең көйсезлегенә зарланган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәгълүм булганча, Фәттахов “Ришвәт алу” статьясы буенча җинаять кылуда шикләнелә. Тикшерүчеләр версиясе буенча, ул 2018-2020 елларда Актаныш районы хакимияте башлыгы булып эшләгәндә төзелеш фирмасы вәкиленнән үз йортын ремонтлау рәвешендә 21,8 миллион сумлык ришвәт алган.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=45205

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев