erid:2VtzquqpS7d
Фирдүснең кызының исеме билгеле булды
Яңалыклар

Фирдүснең кызының исеме билгеле булды

Социаль челтәрдә күренүенчә, Фирдүс әле генә Резедасы һәм кызы янында, әле генә концерт куйган дуслары кырында - бәхетеннән очып кына йөри!

Ике улы белән бәби тудыру йортында хәләле Резеда һәм кызы янында төшкән фотосына «Кунакка килдек», - дип язып куйган ул.   Ә кызы елап җибәргәч: "Ела-ела, күрсәт әле миңа тавышыңны, кызым. Әтиең килдеме, шуңа шатланып елыйсыңмы? Елаган тавышларына кадәр матур бит аның», - дигән.   Бәхетле әти Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразованың концерт алдыннан хәлләрен белергә кергәч, кызының исемен әйткән.   Мәрьям! Мәшаллаһ!   Фирдүс белән Резеда бала көтүнең никадәр тылсымлы, икең генә белә торган могъҗиза икәнен күрсәтте. 

Фото: Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан.

Кызыл таң

Автор:Резида Валитова

 https://matbugat.ru/news/?id=43568


Нет комментариев