erid:2VtzquqpS7d
Гаилә корган яшьләргә – 10 мең сум
Яңалыклар

Гаилә корган яшьләргә – 10 мең сум

Гаилә корган яшьләргә 10 мең сум күләмендә акча бирергә тәкъдим итәләр.

ЛДПР фракциясе Дәүләт Думасына шундый закон проекты керткән. Бу хакта ЛДПР фракциясенең Telegram-каналында хәбәр ителә. 

Билгеләп үтелгәнчә, хәзер законнарда «яшь гаилә» төшенчәсе билгеләнгән. ЛДПР өстәмә ярдәмне 35 яшькә кадәр беренче тапкыр өйләнешкән затларга күрсәтергә тәкъдим итә. 10 мең сум бер тапкыр биреләчәк.

Чыганак: Шәһри Казан

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев