erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гамил Әсхәдулла: «Теге вакыттагы хаталарымны уйлап, «Ник алай иткәнмен икән?» дип куям» (»Интертат»,Илзирә Хәйруллина)

«Мунча ташы» УНИКС концертлар залында үзләренең «Чат саен ч@т» дип исемләнгән өр-яңа программаларын 10 көн рәттән тәкъдим итә. 2023 елда 43нче сезоннарын билгеләп үтәләр. «Мунча ташы»ның конкуренты кем? Заллар тутырып буламы? Нигә программа шулай атала? «Интертат» бу сорауларга җавапны «Мунча ташы»на барып тапты.

Кечкенә чакта «Мунча ташы»н телевизордан карап, аларча кылана идек. Ул вакытта юморның нәрсә икәнен дә аңлап бетермәгәнбез инде. Хәзер «Мунча ташы»н студент буларак карадым.

«УНИКС»ка керүгә – халык гөжләп чәй эчә, ашый... Авыл халкыдыр инде, юлдан, арыганнардыр… Залга узам. Буш урыннар бармак белән генә санарлык. «Мунча ташы»ның визит карточкасы – юмор, уен-көлке. Мондагы тамашачы да – юмор ярата торган кешеләрдер.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Мунча ташы»н бәләкәй чакта гына караган идем, диюем. Шуңа да калган сезоннары белән чагыштырып әйтә алмыйм. Бу тамашада – заманага, хәзерге тормыш-яшәешкә туры китереп эшләнгән мәзәкләр, юморлар. Шәп! Авылда берәр нәрсә ачыла калса, депутат килә бит. Кызлар – ясалма, гади түгел, матурлык салоннары да шуңа хезмәт итә. Кызлар ирен кабарта, күз, каш ясаталар, уколлар салып, дарулар эчеп матураерга тырышалар. Аннары инде шул бер тапталган тема – хыянәт, ире «гүләйт иткән», хатыны башка ир белән киткән... Болар барысы да –  «Мунча ташы»нда. Залны көлдерделәр анысы. Шәхсән миңа кайсыдыр өлеше «кереп җитмәде» үземә. Кайбер урыннарын аңламыйча да калдым.

Бу хакта тулырак:https://intertat.tatar/news/tege-vakyttagy-xatalarymny-uilap-nik-alai-itkanmen-ikan-dip-kuyam-5857631

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X