Газ кыйммәтләнә. Кайчан?
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Киләсе 2025 елның 1 июленнән Татарстанда табигый газның бер кубометры ваклап сату бәясе (өстәлгән бәягә салымны (НДС) исәпкә алып) 94 тиенгә – 7,47 сумнан 8,41 сумга кадәр артачак.
Моңарчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 1 июленнән республикада коммуналь хезмәтләргә тарифларны 17,5-22,3 процентка арттыру турында указ имзалады.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәясе 870 муниципаль берәмлектә 17,5 процентка артачак. Шулар арасында республиканың күпчелек авыл җирлекләре, Әлмәт, Арча, Буа, Лениногорск, Чистай шәһәрләре һәм берничә шәһәр тибындагы бистәсе бар.
Калган 43 муниципалитетта торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар 22,3 процентка арта. Сүз 21 шәһәр (шул исәптән Казан һәм Чаллы), 15 шәһәр тибындагы бистә һәм 7 авыл җирлеге турында бара.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2025-elnyn-iyulennan-tatarstanda-gaznyn-kubometry-ber-sumga-diyarlek-kyimmatlana-5898233
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев