«Газпром трансгаз Казан» компаниясе 23 гыйнварда республикада урнашкан аномаль салкын һава шартларында Татарстан кулланучыларына табигый газ бирү рекордын яңартты. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә
Яңа тарихи максимум тәүлегенә 85,5 млн куб. метр газ тәшкил итте. Бу 2023 елның 11 декабрендә ирешелгән 83,3 млн куб метрлы рекордтан 2,2 млн куб метрга күбрәк.
Компаниядә белдерүләренчә, мондый зур күләм югары йөкләнешләр вакытында төбәкне газ белән тәэмин итүнең ышанычлы булуын раслап кына калмый, ә динамик рәвештә үсүче республиканың тотрыклы рәвештә үсә баручы ихтыяҗларын да күрсәтә.
Тулырак: https://dzen.ru/a/aXS38NSrMzjMtfXf?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Нет комментариев