Гөлназ Асаева авариягә очраган
Гөлназ Асаева Кукмарага барганда юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде.
«Көчкә килеп җиттек без, авариягә эләгеп. Авыртмаган башка тимер таяк булды бу. Үзебезнең полосадан хәрәкәт итәбез, кинәт кенә бер машина уң якка борылды. Поворотник кабызу да юк, әллә өченче, әллә икенче полосадан… икенчедән бугай, борылды да куйды. Без аңа килеп бәрелдек инде. Тормозга басып җитешмәдек. Ярар әле без хаклы. Әллә нинди кешеләр бар инде», – дип сөйләде ул.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/golnaz-asaeva-avariya-5864179
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев