erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гошер сәдакасын күпме һәм аны кемгә бирергә?

Көзге уңышны җыеп алганнан соң, күпләр аның күпмедер өлешен мескеннәргә, фәкыйрьләргә, мохтаҗларга тарата.

Гошер сәдакасын күпме һәм аны кемгә бирергә? “Өметлеләр” мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт САФИНга без шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттек, дип яза "Шәһри Казан"

- Гошер сәдакасы – зәкятнең бер төре, ул - фарыз гамәл. Аны җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте дип тә әйтәләр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп, су ташып сибеп үстерелгәненнән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. Ягъни йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Үзем утырттым, үзем карап үстердем, көчемне, вакытымны сарыф иттем бит дияргә мөмкиннәр, юк, безне ризыкландыручы – Аллаһы Тәгалә. 

- Гошер сәдакасы нәрсәләрдән түләнә?  
- Бәрәңге, арыш, бодай, кишер, чөгендер, кабак кебек тиз бозылмый торган культуралардан. 

- Ә ул кемнәргә бирелә?
- Фәкыйрь, мескеннәргә, шәкертләргә, бурычлы кешеләргә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Туган тиешле кешеләргә бирергә ярыймы?
- Гошерне туганнарга бирү хәерлерәк тә әле. Әмма үз әти-әниеңә, әби-бабаңа, улыңа-кызыңа, оныгыңа түгел. Аларны син болай да тәэмин итәргә тиеш. Бертуган абыең, апаңа, әти-әниең ягыннан туганнарга бирү дөрес. 

- Зәкят түләү өчен кешенең күпмедер байлыгы булырга тиеш. Гошер малының нисабы бармы?
- Нисабы юк. Нинди генә байлыкка ия булуга карамастан, без үзебез җыеп алган уңыштан гошер чыгарырга тиеш. 100 килограмм уңыш җыйдыңмы, 300 килограммы – шуның уннан бер өлешен син барыбер түлисең. Гошер сәдакасын түләүдән куркырга кирәкми, Аллаһы Тәгалә синең уңышыңны киләсе елга тагын да арттырып бирәчәк. «Ибраһим» сүрәсенең 7 нче аятендә Ул: «Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», – дигән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев