Грузиягә барырга җыенучылар өчен мөһим яңалык
Россия туроператорлары ассоциациясе россиялеләрне Грузиягә керүнең яңа кагыйдәләре турында кисәтә.
Алар 2024 елның 1 июненнән гамәлдә булачак.
Хәзер илгә эләгергә теләүчеләрнең барысы да медицина иминиятенә ия булырга тиеш. Әгәр мондый иминиятләштерү булмаса, туристларны 110 долларга штрафка тартачаклар. Иминиятнең минималь пакетына 5 мең АКШ долларына ашыгыч амбулатор ярдәм һәм 30 мең долларга стационар дәвалану керергә тиеш.
Әгәр дә сез бер атна ял итәргә ниятлисез икән, иминиятләштерү бәясе 500дән 630 сумга кадәр торачак.
Иминиятләштерү җәрәхәтләр алганда яки җитди авыру вакытында зур чыгымнар булдырмаска мөмкинлек бирә. Полис рус, инглиз яки грузин телендә булырга мөмкин. "Туризм һәм курортлар турында"гы законга төзәтмәләрне Грузия парламенты узган ел ахырында ук хуплады, ләкин алар хәзер генә эшли башлаячак. Яңалык россиялеләргә генә түгел, ә барлык чит ил кешеләренә дә кагыла.
Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/gruziiaga-barucylar-ocen-mohim-ianalyk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев