erid:2VtzquqpS7d
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов котлаулар кабул итә
Яңалыклар

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов котлаулар кабул итә

Җырчы гаиләнең өйләнешүләренә 20 ел гомер узган икән инде. Бу истәлекле вакыйганы искә алып, Гүзәл «Телеграм» каналында никах көненнән тарихи видео белән уртаклашкан.

«Бүген 7 март, безнең никахка – 20 ел... Хәзер Илдар, балалар белән утырып, чәй эчәбез. Җаным, рәхмәт булганың өчен. Мин сине бик яратам», – дип, мәхәббәтен аңлаткан ул пар канаты – Илдар Хәкимовка.

4 балалы бу матур гаиләгә тамашачылары тарафыннан җылы эчтәлектәге бик күп котлау сүзләре килеп ирешкән.

«Бик матур гаилә сез!», «Иң-иңнәре!», «Сезнең турында нәрсә генә сөйләмәсеннәр, ләкин сез – искиткеч гаилә, шушы көнгә кадәр бер-берсен яратучы гашыйк пар! Үз талантыгыз, үз көчегез белән шушындый дәрәҗәгә җиткән кешеләр. Сезнең кебекләр бармак белән генә санарлык», – дип, Гүзәл белән Илдарга сокланганнар.

Бу хакта тулырак укый һәм видеоны әлеге сылтама аша карый аласыз: https://intertat.tatar/news/guzal-urazova-ham-ildar-xakimov-kotlaular-kabul-ita-5858045

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев