Якшәмбе көнне Татарстанда температура +35 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ башлыгы Сергей Захаров сөйләде.
24 һәм 25 июльгә яшенле яңгырлы, эссе, әмма шулай ук тотрыксыз һава торышы сакланачак. Шимбә плюс 33 градуска кадәр, якшәмбе һәм дүшәмбе +35 градуска кадәр булачак. Сишәмбе көнне атмосфера фронты узачак, аннан соң температура бераз +23-28 градуска кадәр төшәчәк, дип өстәде ул.
«1 августка уртача тәүлеклек температура нормадан өч градуска түбәнрәк булыр дип көтелә", - дип сөйләде Сергей Захаров.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев