erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Ялган исәпкә куйган

Казан шәһәрендә яшәүче 52 яшьлек хатын-кыз Арча шәһәрендәге күп функцияле үзәктә алты чит ил гражданинын ялганлап үз өенә исәпкә куйган. Ул аларга яшәү урыны бирергә уйламаган да, чит ил гражданнары анда яшәмәгән.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 322.3нче маддәсендә күздә тотылган җинаятьне (Россия Федерациясендә чит ил гражданинын ялган исәпкә кую) ясауда гаепле дип тапты һәм 18 мең сум күләмендә штраф салды.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Арча районы прокуратурасы

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев