erid:2VtzquqpS7d
Яңа ел төнендә казанлылар өчен төп тантаналар ике мәйданчыкта оештырылачак
Яңалыклар

Яңа ел төнендә казанлылар өчен төп тантаналар ике мәйданчыкта оештырылачак

Яңа ел төнендә Татарстан башкаласында «Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршы янында һәм «Черек күл» паркында бәйрәм чаралары узачак.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Күркәм гадәткә кергәнчә, шәһәрнең ике мәйданчыгында - «Черек күл» паркындагы шугалакта һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршы янында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын ишетергә һәм якын кешеләрең белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга мөмкин булачак», - дип искәртте ул.

«Казан» Гаилә үзәге янындагы чара караоке форматында узачак һәм 1 гыйнварда төнге 2гә кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев