erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа елда кайбер төр азык-төлек бәяләре 25 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк

Кыйммәтләнә дә кыйммәтләнә, сизәсезме? Нәрсә дип, тормыш инде. Яңа елга аяк бастык кына, ул арада кибет киштәләрендә тәмәке, каһвәгә бәяләр артуы турында хәбәрләр килә башлады. Торак, машина хакы инде күптән кул җитмәскә әверелде. Быел төзелеш һәм ремонт материаллары да 30 процентка кадәр артачак, дип кисәткәннәр. Ә 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар үсәчәк. Акча кая ага? © Ватаным Татарстан

Тамак хакы

Статистика мәгълүматларына караганда, былтыр илдә яшәүче урта хәлле дүрт кешелек гаилә иң кирәкле азык-төлек җыелмасына (ипи, ярмалар, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт һәм ит ризыклары) аена уртача 21,1 мең сум акча тоткан. Бу урында шуны да искәртик: алдагы ел белән чагыштырганда, 2025 елда моңа киткән акча 25 процентка арткан. Юк, корсак үсмәгән, бәяләр кыйммәтләнгән, шуңа күрә чыгымнар да зуррак. Соңгысы яшәү урынына карап аерыла, дип тә әйткән белгечләр.

Мәсәлән, шәһәр халкы төп азык-төлек җыелмасына аена бер кешегә уртача 7799 сум акча тотса (бу – барлык чыгымнарның 31 проценты), авылда яшәүче бер кеше аена уртача 6600 сумлык (бу – барлык чыгымнарның 37 проценты) ипи-сөт сатып алган, ди. Быел тамак хакы тагын да артачак. 2025 елда кайбер төр азык-төлек бәяләре 25 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк, дип фаразлаганнар. Алай гына булса әле. Узган ел атланмай безне бәягә карап артык шаккатмаска өйрәтте инде. «Росстат» китергән саннардан күренгәнчә, 2024 елда илдә азык-төлек бәяләре – 12,7 процентка, ә атланмай хакы исә 43,8 процентка арткан. Ел башында кондитер ризыклары, каһвә кыйммәтләнәчәк, дип көтелә. Акцизлар арту сәбәпле, тәмәкегә, алкогольле эчемлекләргә дә бәя өстәячәкләр.

Китмәсен түбә

Яшәр өчен баш өстендә түбә дә кирәк. Торак базарындагы хәлләрне чамалау өчен, соңгы биш елда Казанда фатир бәяләре өч тапкыр диярлек кыйммәтләнүен искә алу да җитә. Бүген кесәң калын булмаса, тораклы булу бик читен. Әле булганы өчен дә ничек түләп бетерәсе? Кыш башлануга халык коммуналь түләү кәгазьләре кыйммәтләнүеннән зарлана башлады. Чаллыда берәүгә декабрь өчен 80 мең сумлык счет-фактура килеп төшкән әнә. Милек хуҗасы бәхетенә, ял арасында исәп-хисапны дөрес ясамаулары ачыкланган. Ут-су бәясен бергәләп күтәрәчәкбез: бу елның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 17,5 процентка кадәр артачак. Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә исә күбрәк тә түлисе: биредә тарифлар 22,3 процентка үсәчәк. Иш өстенә куш дигәндәй, төзелеш һәм ремонт материаллары сатучылар, быел бәяләр 30 процентка кадәр артачак, дип кисәткән. Товар ташучылар моны бензин һәм логистика кыйммәтләнү белән аңлаткан.


Тулы язма сылтама буенча: https://vatantat.ru/2025/01/159902/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев