erid:2VtzquqpS7d
Яңа уку елында мәктәп укучылары ничек ял итәчәк?
Яңалыклар

Яңа уку елында мәктәп укучылары ничек ял итәчәк?

Каникулларны үткәрү сроклары билгеле.

Быел 1 сентябрь якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә мәктәпләрдә тантаналы линейкалар дүшәмбе – 2 сентябрьдә узачак.

Уку елы дәвамында укучыларны каникуллар көтә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникулларны үткәрүнең түбәндәге сроклары тәкъдим ителде: көзге – 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр; кышкы – 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр; язгы – 22 марттан 31 мартка кадәр; җәйге – 27 майдан.


Нет комментариев