erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа вирус тарала башлаган

Кытайның төньяк-көнчыгыш төбәкләрендә 17 кешедә һәм берничә төр хайванда яңа талпан вирусы – ортонайровирус тапканнар.

Роспотребнадзор КХРның чирләрне контрольдә тоту буенча дәүләт идарәсенә эпидемиологик вазгыятьне аңлату үтенече белән хат җибәргән, дип яза “ТАСС”. “Роспотребнадзор, ике яклы хезмәттәшлек нигезендә, КХРның чирләрне контрольдә тоту буенча дәүләт идарәсенә эпидемиологик вазгыятьне аңлату үтенече белән хат җибәргән”, – диелгән хәбәрдә. Ортонайровирус очрагы Россиядә табылмаган әле. Роспотребнадзордан хәбәр ителгәнчә, ведомство йогышлы һәм вируслы авырулар буенча көчәйтелгән мониторинг үткәрә. Вирус тәүге тапкыр 2019 елда теркәлгән. Ул чагында Кытайның сулы-сазлыклы паркында талпан тешләүдән бер кеше зыян күргән. Чирдән үлем-китем очраклары теркәлмәгән әле. Белгечләр әйтүенчә, ортонайровирус йоктырган кешедә бик көчле бизгәк башланырга, аяклары нык авыртырга, канында тромбоцитлар күләме кимергә мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/151060/
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев