erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын хәбәрчесе һәр йортта кирәк

Еш кына янгыннар кешеләр йоклаганда чыгып бик авыр хәлдә калдыра. Янгыннарны булдырмау, гомерегезне һәм мөлкәтегезне янгыннан саклап калу максатыннан, йортларыгызда автоном янгын хәбәрчеләре кую турында исегезгә төшерәбез.

Безнең гражданнарның күбесе фатирларында янгын беркайчан да чыкмас дип уйлый. Янгыннарның төп сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын дөрес урнаштырмау һәм эксплуатацияләү, мич һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавы. 
Автоном янгын хәбәрчесен мөстәкыйль рәвештә дә урнаштырырга мөмкин. Алар түшәмгә яки диварларның өске өлешенә беркетелә, электр челтәреннән туклану таләп ителми. Батареяны үз вакытында, якынча ярты елга бер тапкыр алыштырырга гына кирәк. Янып-сүнеп торучы кызыл индикаторы приборның төзеклеген күрсәтә. Кечкенә генә янгын чыкканда һәм төтенләгән очракта датчиклар, яңгыравыклы тавыш чыгарып, тиз генә янгын турында хәбәр итә. Балалар һәм өлкән яшьтәгеләр кыска вакыт эчендә йортларда үзләре генә калганда автоном янгын белдергечләрен урнаштыру аеруча актуаль.  
Янгын хәбәрчеләре инде бик күп гомерләрне коткарып калды. Шулай ук ут сүндергечләрне булдырыгыз, алар машиналарда гына түгел, безнең йортларда һәм ишегалларында да булырга тиеш. Электр үткәргечләрне үз вакытында алыштырырга һәм җылыту мичләрен, төтен юлларын вакытында ремонтларга онытмагыз!
Адель Шакирҗанов,
Арча һәм Әтнә районнары буенча  янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев