erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшь белгечнең зур җиңүе: Тәтеш фельдшеры федераль ярышта лидер булды

Рөстәм Миңнеханов Татарстан ветеринарын Бөтенроссия конкурсында җиңүе белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Тәтеш районыннан ветеринария фельдшеры Татьяна Спиринаны Бөтенроссия конкурсында җиңүе белән котлады. Котлауны ул МАКС каналында бастырды.

Элегрәк Татьяна Спиринаның «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабында ветеринария фельдшерлары номинациясендә җиңүче икәне билгеле булды. Ярышлар 21 һәм 22 июльдә Мордовиядә узды.

«Татьяна Спиринаны котлыйбыз. Мондый яшь белгечләрнең югары һөнәри дәрәҗә күрсәтүе бик яхшы», – дип язды республика лидеры.

Ул билгеләп үткәнчә, җиңүчегә нибары 24 яшь, Татьяна Спирина биш ел табиб булып эшли.

«Бу җиңү яңадан яңа уңышларга башлангыч, киләчәктә профессиональ хезмәтендә зур дәрәҗәләргә юл булсын!» – дип өстәде ТР Рәисе.

  • Искәртик, 2025 елда «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы «Кадрлар» илкүләм проектының бер өлеше булды.

Чыганак:http://https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tatarstan-veterinaryn-botenrossiya-konkursynda-inue-belan-kotlady-5926777

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев