erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Яшьләргә ташламалы шартларда торак бирү өчен гариза кабул итү вакыты озайтылды

Яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга конкурста гариза бирү кампаниясе срогы 20 сентябрьгә кадәр озайтылды. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Катнашуга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр кертелә. Бу конкурсның өстенлеге - никахта булмаган гражданнар да карала, әмма ТР территориясендә теркәлгән булырга һәм эшләргә кирәк.

Түбәндәге категория кешеләр катнаша ала:

  • башкарма комитетларның яшь хезмәткәрләре;
  • ведомство карамагындагы учреждениеләр һәм оешмаларның яшь белгечләре;
  • студентлар һәм яшьләр үзидарәсе органнары активистлары;
  • яшь галимнәр һәм укытучылар;
  • сәнәгать предприятиеләрендә, башка оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү өчен җаваплы хезмәткәрләр.

Шулай ук мөрәҗәгать итүченең ТР яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары да мәҗбүри шарт булып тора. Җиңүчеләр социаль ипотека шартларында, квадрат метрның ташламалы бәясе 28,5 елга кадәр 60-70 мең сум булган чиста бизәлештә фатир сатып алу мөмкинлеге ала алачак.

Реклама
erid:2VtzqxJXfYE erid:2VtzqwHGWdx

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев