erid:2VtzquqpS7d
Язгы чәчү вакытында чәчкечкә эләгеп 19 яшьлек студент егет һәлак булган
Яңалыклар

Язгы чәчү вакытында чәчкечкә эләгеп 19 яшьлек студент егет һәлак булган

Вакыйганың сәбәпләре ачыклана

Әлмәт районында язгы чәчү вакытында 19 яшьлек егет һәлак булган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

Беренчел мәгълүмат буенча, кичә, көндезге 1 туларга 20 минутлар кала 19 яшьлек эшче егет чәчү механизмына эләгә. Аны Әлмәт үзәк район хастаханәсенә китерәләр, хасатаханәдә ул үлә.

Егет Сарман районында яшәгән, аграр көллиятнең 3 курсында укыган.

Бу кыфаҗганың сәбәпләре ачыклана. Әлеге вакыйга буенча эшләр башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше ачылган. 

Фото: ТР прокуратурасы

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев