erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илназ Гарипов өйләнгән

Бу ялларда кемдер 8 март бәйрәмен үткәрсә, танылган җырчы Илназ Гариповларда никах мәҗлесе гөрләде.

Буйдак булып йөргән артистның "камыт киюен" социаль челтәрләрдә "Ниһаять!" рухындагы комментарийлы видео һәм фотолар белән билгеләп тараттылар. Шундый бер видеода хәзрәт «Риза булып алдыңмы?» дип сорауга Илназ әйе дип җавап биргәч, кунакларның берсе: «Наконец-то!» дип кычкыра хәтта.   Эстраданың тагын бер мәшһүр буйдакларының берсе, шагыйрь Ренат Галиәскәр дә үзенең сәхифәсендә никахтан фото белән уртаклаша. "Кичә хәлләр булды бит әле - Илназ өйләнде!" дип яза ул. 

Аның бу сүзләренә каршы алып баручы Алмаз Гыйлметдинов "Син генә калдың. Оят", дип язып куйган.   Моннан 5 ел элек шагыйрь, мәҗлесләр алып баручы Ренат Галиәскәров үзенең өйләнмәвенең сәбәбен, егет кешегә гаилә корыр өчен азмы-күпме төпләнергә кирәклеге белән аңлаткан иде.   “Танышларым арасында әти-әни җилкәсендә утыручы, әти-әниләре аларга тормыш көтәргә булышкан егетләр бар. Әйтик, аларның әти-әниләре бу дөньядан китеп барса, ул егетләр ачтан үләргә мөмкин кебек тоела. Минем очракта исә, әти-әнием болай да тәрбияләп үстергән, белем биргән, хәзер аларны борчый башласам, дөрес түгел. Өйләнмәвемнең бер сәбәбе менә шушыдыр. Бусы – бер. Икенчедән, мин романтик кеше, кемдер бар яктан да туры килгән кыз табып өйләнергә ашыкса, минем өчен мәхәббәт, кайнар хисләр дә мөһим”, дигән иде Ренат.   Ә Илназ белән аның сөйгәне Ильвинага ак бәхетләр телибез!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=43437

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев