Җирдә чираттагы магнит давылы башланган
Җирдә чираттагы магнит давылы башланган.
Аның көче уртачадан артмаячак (G2 классына туры килә) һәм ул озакка сузылмаячак. Бу хакта “Татар-информ” “Фобос” һава торышын күзәтү үзәге әйдәп баручы белгече Михаил Леусның телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза. “Җирдә төнге 3тән соң G2 классындагы (уртача егәрлектәге) магнит давылы башланды. Ул озакка сузылмас һәм көчәймәс тә, мөгаен”, – дип билгеләп үткән белгеч.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/150082/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев