erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Бергә озак яшәгән парларга акча түләргә мөмкиннәр

Ничә сум бирергә тәкъдим итәләр?

Дәүләт Думасы депутатлары шундый инициатива белән чыккан. Алар 20 ел язылышып торган ирле-хатынлыларга түләүләрне күздә тоткан закон проектын эшли. Түләүләр биш ел саен булырга тиеш.

Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы, Дәүләт Думасында ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары, эшләнә торган закон проекты авторы Ярослав Нилов сүзләренчә, бу бик мөһим һәм кирәкле закон проекты. Билгеле бер вакыт никахта яшәгән ир белән хатынга акча түли башларлар дип планлаштырабыз. “Түләүләрне 15-20 ел яшәгәннәрдән башларга кирәк. Аннары 30, 40, 50 еллыкка. Һәм түләүне ире дә, хатыны да алырга тиеш”, – дип аңлата депутат.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/irle-khatynnarga-berg-ozak-yashgn-akcha-tlrg-mmkinnr

Фото Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев