Кадыйров махсус хәрби операциянең кайчан тәмамланырга мөмкин булуын әйткән
Украинада махсус хәрби операция 2024 елның җәендә тәмамланырга мөмкин. Бу фикерне Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров үзенең Telegram-каналында туры эфир барышында белдерде, дип яза “Российская газета”.
"Уйлавымча, махсус операция тәмамлануны киләсе җәйдә, июньдә яки июльдә көтәргә кирәк", – диде ул. Хәрбиләр алдында, дип өстәде Кадыйров, "Көнбатышны безнең территориягә кертмәү һәм үз шартларын тактырмау" бурычы тора.
Аңарчы "Ахмат" спецназ командиры Апты Алаудинов та, Россия 2024 елда Украина конфликтында җиңү яулаячак, дип белдергән иде.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев