erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайбычта бруцеллез чире таралган

Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылындагы Айрат Пукачевның фермер хуҗалыгында терлекләр арасында бруцеллез чире табылган.

Шәхси хуҗалыкларны да аямаган ул.

Республикада утыз ел күзәтелмәгән әлеге чир узган елның көзендә баш калкытып, Әтнә һәм Яңа Чишмә районнарында 6 меңнән артык терлекне юк итүгә сәбәпче булды. 

Узган атнаның ялларында бруцеллез чыганагы Кайбыч районында да табылган: шәхси хуҗалыкларда – биш сыер, фермер хуҗалыгында бер бозау зыян күргән. Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Радик Сабирҗанов әйтүенчә, авыру ачыкланган терлекләрне юк иткәннәр. авыру табылган шәхси хуҗалыклардагы башка терлекләрне һәм фермерның калган 51 бозавын чалачаклар. 

– Иске Чәчкабта карантин игълан ителде. Утыз көн дәвамында калган терлекләрне дә тикшереп торачакбыз. Бруцеллез табылса, аларын да яндыырга туры килә, – диде ул. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авыруның ни сәбәпле барлыкка килүе әлегә билгесез. Терлекләрдә бруцеллез тиз генә сизелми, һәм аларның клиник билгеләре юк. Моннан тыш, авыру кешеләр өчен дә куркыныч. Санитария һәм ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү аркасында республкианың өч агропердприятиесендә унөч кешенең бруцеллез белән авыруы ачыкланды, дигән иде Татарстанның баш санитария табибы Марина Патяшина Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе белән  Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында. 

Сүз уңаеннан: соңгы вакытта Россия төбәкләрендә терлекләр бруцеллёзы киң таралыш ала. Идел буе федераль округындә әлегә Киров, Ульяновск өлкәләре, Марий Эл һәм Удмуртия генә имин булып кала бирә.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/avyil/kaibycta-brucellez-cire-taralgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X