erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайнар суга пешкән Ильнат Фәрхуллин: «Кемдер пиар, исерек булган, ди...»

Җырчы берничә көн элек мунчада кайнар суга пешеп, хастаханәгә эләккән иде.

Җырчы Ильнат Фәрхуллин мунчада ялгыш өстенә кайнар су түгеп, хастаханәгә эләккән иде. Бүген җырчы хәле турында язган. 
"Алга таба әкрен генә атлыйбыз, Аллага шөкер. Авыртуны баса торган дарулар инде кадатмыйм. Иртәнге 6 дан төнге  12 гә кадәр система куялар. Уколлар күп. 
Палатада үзем генә, кеше белән торып та булмас иде. Чөнки ярымшәрә ятарга кирәк. 
Су җыелып кабарган шешләр әкренләп тишеләләр, тән кибә башлады. Бүгеннән сырганак мае сөртә башларга куштылар. Тирән яра булган җирләргә "Фурацилин". 
Барыгызның да киңәшләрен укып барам. Дөрестән дә җиңел әйбер түгел. Шулай язгандыр инде. Моны гына җиңеп чыгарбыз, Алла бирсә. 
Төрле комментарийлар бар. Кайберләрен аңлап бетермим. Кемдер пиар ди, исерек булган... Кемдер намазга өнди һәм башкалар. Пиар ясар өчен кеше өстенә кайнап торган су түкми инде. Бу очраклылык. 
Һәр кешенең үз фикере, дөрес дип тапсалар - язсыннар. Минем өчен кайгыручылар да бик күп. Борчылмагыз, бар да яхшы булачак! Рәхмәт сезгә минем белән булганыгыз өчен",- ди Ильнат.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев