Капчыгы-капчыгы белән әйбер китерәләр
Чиканас халкы элек-электән ярдәмчел, миһербанлы.
Чиканас халкы элек-электән ярдәмчел, миһербанлы. Ветеран укытучы Рәйсә Мөхәммәтҗанова гел шулай дия торган булган.
Махсус хәрби операция барган зонадагы якташларыбызга ярдәм итүгә дә алар бердәм кушылды.
Өченче тапкыр инде бөтен Чиканас халкы бер булып, иң кирәк әйберләрне җыеп, туплап, үз исемнәреннән ярдәм оештырып җибәрә.
Өчиле авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Халидә Вафина әйтүенчә, ул авыл төркеменә белдерү генә яза, бөтен авыл халкы бу эшкә ихластан кушыла.
– 20 гыйнвар көнне өченче ярдәмне төгәлләдек – окоп шәмнәре ясадык, – диде ул. – Авыл халкы консервлар, яшел борчак, кукуруз, ананас банкаларының бушларын да, ризыклар белән дә китерде. Шәхси кибет тотучы Ясмилә Фазылова кибетенең бер бүлмәсен безгә эшләрлек итеп әзерләде. Без ясаган шәмнәрне өендә парафин белән тутырды. Ярдәмгә авылда яшәүче hәр кеше кушылды. Чиканас авылыннан чыккан, Арчада, Казанда яшәүчеләр дә акча белән дә, әйберләр белән дә ярдәм итте.
Декабрь аендагы ярдәмне китапханәче Алсу Фатыйхова тәртипләп, пөхтәләп китапханәдә урнаштырып, исемлеген язып төгәл исәбен алып барган. Анда җылы киемнәр, оекбашлар, калын юрганнар, одеяллар җыйналган. Соңыннан Халидә ханым ире Әмир белән Арчага илтеп биргән.
Ә бу юлы ярдәм Ясмилә кибетендә җыела икән. Окоп шәмнәре генә түгел. Тиз пешә торган токмачлар, консервлар, чәйләр, кофелар һәм башкаларны китерәләр.
– Бу ярдәмне Ташкичүдән Тәнзилә Вәлиева белән Гөлфия Мәгъсүмова үзләре килеп алып китәргә булды. Алар белән сөйләштем, яңадан барасылар, 28 гыйнварда юлга кузгалалар икән, – диде Халидә Вафина. – Окоп шәмнәрен ясауда катнашучыларның барысына да – пенсионерлар, авыл мәдәният йортында, китапханәдә эшләүче кызлар да үз өлешен кертте – рәхмәтемне белдерәм. Бер генә дә каршы килеп торган кеше юк. Капчыгы-капчыгы белән әйбер китерәләр. Исең китәрлек кешеләрнең изге күңеллелегенә, ярдәмчеллегенә. “Чиканас халкы элек-электән ярдәмчел, миһербанлы халык”, – дия иде ветеран укытучы Рәйсә апам Мөхәммәтҗанова. Сүзем аңа дога булып барып ирешсен.
Халидә Вафина фикерләрен шигырь юллары аша да җиткергән.
Буран дуласа да урамда,
Куркып кына өйдә ятмадык.
Йөрәк җылыбызны кушып,
Изге ният кылып,
Окоп шәмнәре без ясадык.
Алар җылытсыннар солдатларны,
Яктыртсыннар окоп эчләрен.
Без җибәргән сый-нигъмәтләр белән
Тәмләп чәй эчсеннәр кичләрен.
Әти-әниләрне сөендереп,
Тиз арада өйгә кайтсыннар.
Гаиләләрен, якыннарын күреп
Күңел җылылыгы тапсыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев