erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казан циркында инвалид коляскаларындагы тамашачылар өчен махсус урыннар булдырылды

Казан циркында инвалид коляскаларындагы тамашачылар өчен махсус урыннар җиһазландырылган. Моның өчен тамаша залының беренче рәтендә 10 урындыкны сүткәннәр, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.

Элек инвалид коляскаларында тамашачылар ян юлларда яки баскыч янында урнашкан булган, чөнки алар өчен махсус бүлеп бирелгән урыннар булмаган. Тамашалар вакытында артистларга ирекле юлны, техник персоналның эшен һәм тамашачыларның үз куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, бигрәк тә ерткыч хайваннар белән номерлар вакытында, коляскаларны күчерергә туры килгән.

Хәзер алар өчен аерым урын булдырылган, анда күчереп утырту кирәк булмаячак.

Казан циркы директоры Эльмира Булатова учреждениедә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен база инфраструктурасы – киң ишек уемнары, пандуслар, гардероб һәм санитария бүлмәләре барлыгын сөйләде.

Бишенче секторда барлыгы алты шундый урын җиһазландырылган: өчесе уң якта һәм өчесе сул якта. Шуларның берсен алу өчен инвалид коляскасындагы тамашачыга тамашага теләсә нинди билет сатып алу да җитә.

Чыганак: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев