erid:2VtzquqpS7d
Казан янында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күрде
Яңалыклар

Казан янында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күрде

Казан – Боровое Матюшино автомобиль юлында җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Бу хакта Казан шәһәренең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, Kia Rio автомобиле белән идарә иткән 20 яшьлек йөртүче Казан ягына таба хәрәкәт иткән вакытта идарәне югалта, каршы як хәрәкәт юлына чыгып, BMW X5 машинасы белән бәрелешә. Икенче автомобиль руле артында 47 яшьлек ир-ат булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике йөртүче дә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Алар медицина учреждениесенә озатылган.

Әлеге авариянең барлык шартларын һәм сәбәпләрен автоинспекторлар ачыклый.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев