erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казан көллиятләре һәм югары уку йортлары дистанцион укытуга күчте

Укуның мондый форматы 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк

Татарстан башкаласында узачак БРИКС илләре саммиты аркасында Казанның көллият, техникум һәм югары уку йортлары студентлары дистанцион форматта белем алуга күчтеләр, шул рәвешле белем алу 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Татар-информ ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Ә Казан федераль университеты онлайн-форматта инде 1 сентябрьдән эшли. Бу вакытта югары уку йортында студентлар өчен мөстәкыйль уку оештырыла. 18 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр университетта каникуллар булачак. Көндезге укулар 1 ноябрьдән башлана.

Исегезгә төшерәбез, БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрь көннәрендә узачак.

Чыганак: Шәһри Казан

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев