erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан метеорологы басым, температура сикерү һәм буран турында кисәтте

Гыйнварның соңгы декадасында Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак.

Антициклонга алмашка чираттагы циклон җылы алып килә. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Якындагы көннәрдә һава температурасы һәм басым сикерү, буран булырга мөмкин. Соңгы тәүлектә генә Казанда басым кискен күтәрелде, терекөмеш баганасының 20 миллиметры диярлек, ә бу бик күп. Гыйнварның соңгы декадасында шәһәрдә температура нормага якын булачак», - диде ул.

Татарстан Гидрометеорология мәгълүматлары буенча, 23 гыйнварда республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, минималь һава температурасы - 19..-24 градус, аязганда -28 градус фаразлана. Көндез иң югары һава температурасы -11..-16 градус, юлларда бозлавык була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

24 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Көндез урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы - 13..-18 градус, аязганда -22 градус тәшкил итәчәк. Көндез иң югары һава температура -8..-13 градус, юлларда бозлавык көтелә.

25 гыйнварда шулай ук аязучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән бераз кар көтелә. Көндез урыны белән шулай ук бераз кар фаразлана. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы - 9..-14 градус, ә көндез иң югары һава температура -6..-11 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев