erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан урамнары буйлап Кыш бабайның Яңа ел фургоны йөриячәк

Яңа ел бәйрәме көннәрендә Казаныбызда бик күп мәдәни программалар әзерләнгән.

Башкаланың парк-скверларында, торак комплексларында һәм ишегалларында 115 чыршы шәһәрчеге ачылган. Моннан тыш, бәйрәм тамашалары мәдәни учреждениеләрдә дә оештырыла.  Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эмиль Мостафин әйтүенчә, парк һәм скверлардагы чаралар төрле форматта һәм жанрда әзерләнгән. 
31 декабрь төнендә Яңа елны Казанның ике мәйданчыгында: “Казан” гаилә үзәгендә һәм “Черек күл” паркында каршы алырга чакыралар. 

Яңа ел каникуллары озын, ул көннәрдә дә парк-скверларда бәйрәм тамашалары узачак. Эмиль Мостафин яңа проект белән дә таныштырып үтте. 

–    Казан урамнары буйлап Кыш бабайның Яңа ел фургоны йөриячәк. Әкият персонажлары белән Яңа ел аждаһасы шәһәрнең төрле мәйданчыкларында туктап, уеннар уйнатып, бүләкләр таратып, бәйрәм кәефе өләшәчәк. Аларның кайсы урында тукталачагы мәдәният идарәсенең телеграм-каналында хәбәр ителә. Аждаһаны куып тоткан кеше аның белән фотога төшеп, телеграм-каналда урнаштырачак һәм 6 гыйнвар көнне “Казан” гаилә үзәгендә иң кызыклы фото хуҗасына кыйммәтле бүләк тапшырачаклар, – дип, уенга катнашырга чакырды ул.   

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар өчен шәһәрдә 20дән артык шугалак, 80 хоккей тартмасы, 15 чаңгы трассасы эшли. Аларның эш режимы белән kzn.ru сайтында танышып була. 
1 гыйнварда «Крылья Советов» паркында «Голубой огонек» концерты оешытырла. 
“Казан парклары һәм скверлары” дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова хәбәр итүенчә, 1-3 гыйнварда Бауман урамында, “Ак чәчәкләр” бульварында, Горки-Әмәт урманында, Тынычлык урамы паркында, “Крылья Советов” һәм “Салават күпере” торак комплексы паркында Мәскәүнең “Морэс” курчак театры гастрольләре узачак. 
4 гыйнварда «Казан» гаилә үзәге территориясе «тау чаңгысы курорты»на әвереләчәк. Анда «Вечеринка в болоньевых штанишках» узачак. Аның хедлайнеры – DJ Biicla.
14.00дә башланачак программада музыкантларның чыгышлары, экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар һәм башкалар бар. Шунда ук таролог белән очрашу көтә. 
6 гыйнварда Горький паркында кышкы уеннарның беренче гаилә фестивале була. 
Шул ук көнне Горки-Әмәт урманында татар телендә стендап-кичә узачак. 

Калган бәйрәм чаралары белән дирекциянең социаль челтәрләреннән танышырга була.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев