erid:2VtzquqpS7d
Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 42 сумга кадәр артачак дип фаразлана
Яңалыклар

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 42 сумга кадәр артачак дип фаразлана

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе кыйммәтләнергә мөмкин.

Якынча бәя: билет өчен акчалата түләгәндә — 42 сум һәм карта белән түләгән очракта — 38 сум. Бу хакта Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерде, дип яза «Татар-информ».

Юл йөрү өчен түләүне арттыру турындагы пункт язылган документ проектын ведомство 8 декабрьдә караячак. Спикер белдергәнчә, яңгыраган суммалар — төгәл бәя түгел, ә мөмкин булган вариантларның берсе генә.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстан башкаласында җәмәгать транспортында йөрү бәясе акчалата түләгәндә – 36 сум, ә карта белән 35 сум торды.

Татарстанның Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясендә аңлатуларынча, юлга билет бәяләренең арту сәбәбе – дизель ягулыгының кыйммәтләнүе, инфляция (11,06 процент), шулай ук комплектлауга һәм запас частьләргә бәяләрнең үсүе.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-amagat-transportynda-ioru-bayase-42-sumga-kadar-artacak-dip-farazlana-5880020

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев