erid:2VtzquqpS7d
Казанда билгесез кеше «Татэнерго» бинасын шартлату белән янаган
Яңалыклар

Казанда билгесез кеше «Татэнерго» бинасын шартлату белән янаган

Аноним янау компаниянең электрон почтасына килгән.

Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда билгесез кеше биткоин таләп иткән, «Татэнерго» бинасын шартлату белән янаган.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, бүген компаниянең электрон почтасына аноним хат килгән. Анда автор кичке сәгать биштә «Татэнерго» бинасын шартлату белән янаган һәм 5 биткоин сораган. Бүгенге курс буенча, ул 22 миллион сумнан артык сумма дигән сүз.

Билгеле булганча, хат эш сәгате тәмамлангач килү сәбәпле, хезмәткәрләрне  эвакуацияләргә туры килмәгән. «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сөйләгәнчә, «Татэнерго» бинасы янына ашыгыч хезмәт автомобильләре килгән. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/05-04-2021/kazanda-bilgesez-keshe-tatenergo-binasyn-shartlatu-bel-n-yanagan-5817559

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев