Казан федераль университеты тулай торагында янгын чыккан бүлмәне видео төшергәннәр.
Бу күренешләрне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте күрсәтте.
Кичә кич Казанның Кызыл Позиция урамындагы бина бүлмәсендә янгын чыккан. Янгынның мәйданы 27 квадрат метр тәшкил итә, дип хәбәр иткән идек.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, тулай торактан 597 кеше чыгарылган. Махсус битлекләр ярдәмендә бишенче каттан тагын 10 кешене эвакуацияләгәннәр.
Чыганак: Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев