erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 14-17 февральдә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада үткәрә.

Чара РФ субъектларының мәгариф идарәсе органнары белән төзелгән белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләрне гамәлгә ашыру, туган (татар) телнең дәрәҗәсен һәм укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү, укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан уздырыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олимпиадада Россиянең 27 субъектыннан VIII, IX, X, XI сыныф укучылары – татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларның төп этаплары җиңүчеләре һәм призерлары катнаша.

15-16 февральдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Укытучы һәм остаз елына багышланган татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада, шулай ук сөйләм туры (нәфис сүз) узачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Олимпиада кысаларында анда катнашучылар өчен Казанның истәлекле урыннары белән танышуны үз эченә алган мәдәни-экскурсия программасы, Г.Камал һәм К.Тинчурин театрларында спектакльләр тамаша кылу каралган.

16 февральдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында олимпиаданы ябу тантанасы була.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-tatar-tele-ham-adabiyaty-buenca-tobakara-olimpiada-uzacak-5866803

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев